Центр детского и семейного чтения

“Үзеңне үзең сакла”

25 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә яман гадәтләр турында әңгәмә үтте. Анда 1нче урта мәктәпяны лагерена йөрүче укучылар чакырылган иде.

Балалар кеше сәламәтлегенә зыян китерүче  иң яман гадәтләр турында мәгълүмат тыңлады,  китапханәчеләр белән бергәләп, “Нәрсә соң ул яман гадәт?”, “Алардан ничек сакаланырга?” кебек актуаль сорауларга җавапны бергә эзләде. Әңгәмә барышында алар игътибарына “Үзеңне үзең сакла” дип исемләнгән кыскача видеоролик, әлеге темага багышланган мультфильм тәкъдим ителде.