Центр детского и семейного чтения

Велтистов белән таныштык

18 июль Балалар һәм гаилә уку үзәгендә балалар язучысы Евгений Велтистов китаплары буенча «Правитель страны FANTASY» дип исемләнгән электрон экскурсия үтте. Анда I урта мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакылырган иде.

Балалар Е.Велтистовның биографиясе һәм иҗаты, аның китапларыннан оештырылган күргәзмә белән танышты һәм “Приключения Электроника” фильмыннан кыскача өзек карады. Дәвам итеп, балаларга әлеге авторның әсәрләре нигезендә оештырылган викторина тәкъдим ителде. Аның сорауларына җавап биргәннән соң, алар кызыксынып сканвордлар, ребуслар  чиште.