Центр детского и семейного чтения

Диңгез киңлекләре буйлап...

10 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Диңгез киңлекләре буйлап...” дип исемләнгән әдәби конкурс үтте. Анда 1нче урта мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Иң элек, алар “Дөньяның җиде могҗизасы” дип исемләнгән презентация белән танышты. Аннан соң, команда капитаны сайлап, үзләре дә  диңгез киңлекләре буйлап сәяхәткә чыгып китте.

Конкурс берничә этаптан торды. Алар рәхәтләнеп уен уйнады, викторина соорауларына җавап бирде, биремнәргә дөрес җавап биргәннәре өчен, команда картаның бер өлешенә ия булды. Ә инде картаны тулысы белән җыеп бетергәннән соң, татлы бүләкләрен таптылар.