Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә әлеге бәйрәмгә багышланган күңел ачу программасы үтте. Анда 1нче урта мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.
Китапханәче балаларга Петр һәм Феврония турындагы риваятьне сөйләп, безгә әлеге бәйрәмнең үткән гасырлардан килүе һәм популярлык казанып өлгерүе, бәйрәм символының ромашка чәчәге булуы турында әйтте, шулай ук әлеге риваятькә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнан өзек карады.
Викторина да балалар өчен аеруча кызыклы үтте. Конкурсларда катнашып, активлык күрсәткәннәре өчен, балаларга татлы күчтәнәчләр өләшенде.