Центр детского и семейного чтения

Юбилярда кунакта

Июль аенда танылган балалар язучысы Евгений Велтистовның туган көне. Язучыга 85 ел тулу уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә аның китап күргәзмәсе оештырылды.

Әлеге күргәзмәгә күпсанлы әсәрләр язган бу авторның тормыш юлын, иҗатын яктырткан китаплар куелды. Алар безнең китап укучыларда да зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз,  чөнки әлеге әсәрләрне кечкенә чакта үзебез дә  яратып укыдык, ул гына да түгел, кайбер әсәрләр буенча төшерелгән фильмнарны да карадык.

Күргәзмә 2-30 июль аралыгында эшләячәк. Рәхим итегез!