Центр детского и семейного чтения

Пушкинны бергәләп укыйбыз

6 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Пушкинны бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән Халыкара акция үтте. Ул язучының тууына 220-ел тулу уңаеннан оештырылып, анда 1нче урта мәктәп укучылары катнашты.

Китапханәче балаларны бөек рус шагыйре Александр Пушкинның иҗаты һәм тормыш юлы, әсәрләре белән таныштырды, шулай ук “Руслан и Людмила” әсәреннән өзек укыды, сканворд чиште.