Центр детского и семейного чтения

Каникулда да укырга онытмыйбыз

Балаларның ел буе көткән җәйге каникуллары башланды. Бу чор китапханә хезмәткәрләре өчен аеруча кызу чак, чөнки үзебезнең даими укучылар белән беррәттән, китапханәгә читтән кайткан балалар да өстәлә. Ә без исә, үз чиратыбызда, балаларның китап укуга омтылышын күреп, аларның бирегә килүләренә аеруча сөенәбез.

Әнә шул максатны күздә тотып, җәйнең беренче көннәрендә үк, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Каникулда да укырга онытмыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.  Анда балалар өчен иң кызыклы шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр тупланган. Баш эшләтергә яратучылар өчен, халык иҗатының борынгы һәм үзенчәлекле жанрының берсе - табышмаклар бар.

Китапханәгә рәхим итегез, китап сөюче яшь дусларыбыз!