Республика проекты «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе». «Ай һәм Кояш» шигыре

15 гыйнварда Станислав Романовский исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Тукайны бергә укыйбыз. Читаем Тукая вместе» Республика проекты кысаларында Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары «Ай һәм Кояш» шигырен татарча һәм русча укуда катнаштылар. Һәр укучы әсәргә үзенчәлекле образ, интонация һәм эмоциональ төсмер өстәде. Чара барышында балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм Тукай юлларының матурлыгын, гүзәллеген тикшерделәр.