“Йөрәкләр Туфанга тартыла”

9 нчы декабрьдә татар шагыйре, ХХ гасырның классигы Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулды. Шушы уңайдан С. Романовский исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә “Йөрәкләр Туфанга тартыла” исемле әдәби визитка оештырылды. Хәсән Туфанның тормыш юлын, чагылдырган китаплар,  лирик эчтәлектәге шигырьләре күргәзмәдә урнаштырылды.
  Чарада аның язмышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде, лирик эчтәлекле шигырьләр укылды.  

Хәсән Туфан иҗаты татар  поэзиясендә тирән эз калдырды, аның әсәрләре татар әдәбияты хәзинәсендә әһәмиятле урын тоталар.