«Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры оештырылуга 90 ел» әдәби-иҗат сәгате

19 декабрь көнне Модельләштерелгән балалар Үзәк китапханәсендә «Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры оештырылуга 90 ел» дип исемләнгән әдәби-иҗат сәгате булып узды. Әдәби чарада 2нче санлы мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Россиядә иң зур һәм иң борынгы курчак театрларыннан саналган, танылган Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры хакында бик күп мәгълүмат белделәр. Театрның килеп чыгу тарихы, репертуары, артистлар хакында кызыклы фактларны укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Әдәби чараның ахырында күрсәтелгән сәхнә арты күренеше турында һәм театр репертуарындагы кайбер сәхнәләштерелгән әсәрләреннән өзекләр тыңлаучылар күңеленә хуш килде.