Балалар үзәк китапханәсендә кунаклар
Бүген Балалар үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы язучылары кунакта булды. Бирегә Яр Чаллы шәһәреннән “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе, Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе һәм Алабуганың “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре килгән иде. Китапханәчеләр кунакларны китапханәнең яңартылган бүлмәләре белән таныштырдылар. Язучылар Балалар узәк китапханәсенең никадәр үзгәрүенә, матурлыгына сокландылар. Аеруча аларга Станислав Романовский исемендәге әдәби зал ошады, китапханәче аларга якташ язучыбыз иҗаты турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.