Модельләштерелгән балалар китапханәсендә онлайн-экскурсия

Бүген Модельләштерелгән балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Россия дәүләт китапханәсенең модельләштерелгән китапханәләр Департаменты өчен онлайн-экскурсия узды. Экускурсия барышында балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Мишина Е.Н. китапханәнең яңартылган бүлмәләре белән таныштырды,  заманча дизайнер бизәлешенә, шулай ук залларның яңа китаплар һәм интерактив җиһазлар белән тәэмин ителешенә игътибар итте.