Балалар өчен Татарстан турында кызыклы китаплар
Татарстан Республикасы көне алдыннан, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Татарстан тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Мавыктыргыч Татарстан», «Минем Казаным», «Мирас Угы» китаплары белән танышырга тәкъдим итә.
Татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим ителгән «Мавыктыргыч Татарстан» китабы Татарстан, аның Казан, Болгар, Биләр, Зөя, Раифа, Алабуга кебек борынгы шәһәрләре, республика башкаласының танылган урыннары буйлап сәяхәткә алып китәр.
«Минем Казаным» юлкүрсәткече яшь китап сөючеләрне Казанның иң матур истәлекле урыннары белән таныштырыр.
«Мирас угы» китабы мавыктыргыч уен формасында укучыларны туган як тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра. Китапны укучы Роман белән Зөләйхага ияреп, маҗаралы сәяхәт кылыр, Татарстан мирасының тарихи урыннары: Казан Кремле, Шайтан каласы, Аждаһа тавы, Изге Болгар, Зөя утрау-шәһәре турында кызыклы мәгълүматлар алыр.