Җәйге каникуллар – китапханәдә
Җәй – ял, уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә, китаплар уку вакыты. Үзәк балалар китапханәсендә балалар вакытларын файдалы да, кызыклы да итеп үткәрәләр. Алар китаплар һәм журналлар укыйлар, комда рәсем ясыйлар, өстәл уеннары уйныйлар, викториналарда һәм төрле уеннарда катнашалар, яңа дуслар табалар.