Татарстан символлары

Татарстан Республикасы гимнын кабул итү көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә “Символы Татарстана. Татарстан символлары” дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Татарстан Республикасы дәүләт гимны республиканың Югары Советы карары белән 1993 елның 14 июлендә раслана. Музыканы күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин язган. Балалар Ренат Харисның “Татарстан символлары”, “Мавыктыргыч Татарстан”, “Минем Казаным” кебек китаплар белән таныштылар.