Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре
Татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында белделәр, аның «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Бал корты белән Шөпшә», «Нечкәбил» кебек әкиятләре белән таныштылар. Аннары алар Абдулла Алишның әкиятләреннән өзекләр укыдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.