Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы
Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дип исемләнгән видеотрансляция үткәрделәр. Үзенең бөтен тормышын мәгърифәтчелек фикерен таратуга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, халыкның дөньяга карашын киңәйтүгә багышлаган мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани татар иҗтимагый фикере, мәгърифәте һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырды. Балалар мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗаниның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның утыз томнан артык төрле өлкәләргә караган фундаменталь хезмәт язуы турында белделәр.
Чара ахырында балалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Шиһап хәзрәт” шигырен тыңладылар.
Видеотрансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: