Җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре
«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, «Гуляй» шәһәр паркында, Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәчеләр юлда йөрү, янгын куркынычсызлыгы, җәмәгать урыннарында, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен күп кенә кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәклегенә инандылар. Аннары алар табышмакларга җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар.