“Салават күпере”нең яңа саны
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Салават күпере”нең яңа санын укырга тәкъдим итә. Май ае саны юл йөрү кагыйдәләренә багышланган. Журналның беренче бите Шалт исемле куян малае турындагы “Бүләк” исемле әкият белән башланып китә. “Салават күпере” журналын укучылар Шалт һәм аның әнисе Куянбикәнең шәһәргә сәяхәте нәрсә белән тәмамланачагын әлеге әкиятне укып белә алачак. Моннан тыш, май санында шигырьләр һәм кызыклы биремнәр дә тәкъдим ителгән, үрнәккә карап светофор ясарга, юл билгеләре белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак. Һәр биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның ярдәмендә видео да карарга була.