Региональ бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү
Үзәк балалар китапханәчесе Гөлнур Якупова “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” региональ бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты, ул 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узды. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре катнашты. Бәйге Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде.