Муниципаль балалар әдәби акциясе «Тукайны бергәләп укыйбыз»
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» муниципаль балалар әдәби акциясендә катнашырга чакыра. Бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган акция 17 апрельдән 26 апрельгә кадәр үткәрелә. Теләге булган һәркемне катнашырга чакырабыз. Һәр катнашучыга электрон Диплом тапшырылачак.
Акциянең нигезләмәсе: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317037b/pages/KONK/