Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар

14 апрельдә Үзәк балалар китапханәчесе Гөлнур Якупова 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узган “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” региональ бәйгесенең I этабында жюри әгъзасы буларак катнашты. Бәйге Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде. Анда Алабуга, Актаныш, Сарман һәм башка районнардан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре катнашты.