“Сабантуй” журналыннан кызыклы бәйгеләр

Үзәк балалар китапханәсендә күп кенә кызыклы журналлар белән танышырга мөмкин. Ел дәвамында аларның һәрберсе диярлек балалар өчен кызыклы бәйгеләр үткәрә. Татар телендә нәшер ителә торган “Сабантуй” журналы да искәрмә түгел. Ул үз укучыларын төрле бәйгеләрдә катнашырга чакыра.

Беренче бәйге – “Алтын куллы мөгаллим”. Моның өчен яраткан укытучыңның, белем бирүдән тыш, шөгыле, мавыгуы турында инша яз. Иншаңны, укытучыңның фоторәсемен һәм 2023нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Сабантуй” журналына язылу турында квитанция күчермәсен sabantui@bk.ru адресына юлла. Иҗади эшләр 1нче майга кадәр кабул ителә.

Икенче бәйге “Имин йөр” дип атала. Әлеге бәйгедә катнашу өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рәсем ясарга кирәк. Шул рәсемне һәм 2023нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Сабантуй” журналына язылу турында квитанция күчермәсен sabantui@bk.ru адресына җибәр. Рәсемнәр 1нче майга кадәр кабул ителә.

Өченче бәйге – “Минем мәктәп”. Мәктәбең турында 7 минуттан артмаган видео төшер, инша яз. Инша, мәктәп тормышын чагылдырган фотолар һәм видеоны sabantui@bk.ru адресына юлла. Иҗади эшләр 10нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Әлеге бәйгеләр турында тулырак беләсегез килсә, “Сабантуй” журналының быелгы 1нче саны ярдәмгә килер.