Хәкимҗан Халиков – балачак илендә
“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган “Хәкимҗан Халиков – балачак илендә” дип исемләнгән шигъри сәгать үтте. Чара язучының тууына 90 ел тулуга багышланды.
Хәкимҗан Халиков – балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Китапханәче балаларга Хәкимҗан Халиковның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар язучының “Сакчы күркә”, “Канатлы куян”, “Сакаллы малай”, “Ничек тизрәк үсәсе?” һәм башка китаплары белән таныштылар һәм аның берсеннән-берсе кызыклы “Озын колаклы батыр”, “Кайда икән?”, “Конфет агачы”, “Сакаллы малай” кебек шигырьләрен укыдылар.