Әдәбиятта укытучы образы

2023 ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсендә “Образ педагога в литературе. Әдәбиятта укытучы образы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Ел дәвамында китапханәчеләр балаларны укытучы һәм укучылар тормышы, мәктәп дөньясын яктырткан китаплар белән таныштырачак.

Күргәзмәдә Муса Җәлилнең “Беренче дәрес”, Ләлә Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика”, Валентин Распутинның “Уроки французского”, Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим”, Николай Носовның “Витя Малеев в школе и дома”, Илшат Сәйфуллинның “Җиденче дәрес” һәм башка китаплар тәкъдим ителгән.