Әниләр бәйрәме
Иң матур бәйрәм – Әниләр көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әниемне мин бик яратам” дип исемләнгән чара үткәрде. Аның кысаларында балалар әниләр турында язылган китаплар белән танышты, Эльмира Шәрифуллинаның “Иң матур әни”, Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Әнием канатлары” китапларыннан шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Аннары алар иң якын кешеләренә – әниләренә открытка ясадылар. Һәркемнең бәйрәмгә дигән бүләге бик матур килеп чыкты, алар, һичшиксез, әниләрне сөендерәчәк.