Кыш бабайның яраткан әкиятләре
Үзәк балалар китапханәсендә «Шат күңелле иҗатчылар» клубы кысаларында «Кыш бабайның яраткан әкиятләре» дип исемләнгән күңелле иҗади сәгать узды. Чара барышында балалар 18 ноябрьдә илнең төп тылсымчысы – Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелгәнен белделәр, аның яраткан әкиятләре белән таныштылар. Китапханәче белән бергә китап укучылар яраткан Яңа ел әкиятләрен һәм персонажларын искә төшерделәр. Аннары алар Кыш Бабай, Кар кызы, Яңа ел турында шигырьләр укыдылар: «Кыш бабай оныгы», «Кар бабай», «Кыш бабай». Фетр, катыргы һәм төсле кәгазьдән Кыш бабай ясау буенча мастер-класста да актив катнаштылар. Балалар үз эшләнмәләреннән канәгать калдылар!