Өлкәннәр көненә открытка

Өлкәннәр көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә «Яраткан әби-бабайга открытка» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Открытка ясау өчен балаларга төсле картон, кәгазь, клей, кайчы һәм бераз фантазия таләп ителде. Һәркем үз бүләген матур һәм кабатланмас итеп ясарга тырышты. Күңел җылысын биреп ясалган открыткалар чынлап та бик матур килеп чыкты. Мастер-класс ахырында балалар үзләренең котлау открыткаларын яраткан әби-бабайларына тапшырачаклары турында сөйләделәр.