Каникулда кызыклы китап белән
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге ялда Нәҗибә Сафинаның “Нарат нигә энәле” китабын укырга тәкъдим итә. Әлеге китапта мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әкиятләр һәм хикәяләр тәкъдим ителгән. Әни әйткән иң матур сүз – нинди сүз ул? Таң бүләген сиңа бирсен өчен ничәдә торырга кирәк? Айны нинди такмаза әйтеп чакыралар? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны сез әлеге китаптан укып белә алачаксыз.