Җәй китап белән күңелле

19 июльдә “Чебурашка” шәһәр паркында Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен “Җәй китап белән күңелле” дип исемләнгән әдәби - уен мәйданчыгы оештырды. Балалар һәм ата-аналар интеллектуаль һәм әдәби уеннарда бик теләп катнашты: ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук китапханәчеләр балалаларны китапханәгә килә торган журналлар белән дә таныштырды. Үткәрелгән чарадан барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.