Каникулда кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсе кысаларында язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның “Аппаккай” китабын укырга тәкъдим итә. Әлеге җыентыкта язучының мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен иҗат ителгән “Тургай нәрсә дип җырлый”, “Ике икең – ундүрт”, “Алып тавы” кебек хикәяләре, “Үсәсе килгән – үскән”, “Мырауша белән Йөгерчек” кебек әкиятләре һәм “Ипи тәме”, “Кем кирәгрәк?”, “Бал тәмле дә...” кебек сәхнә уеннары тупланган. Алар туган якка, табигатькә сокланулы матур мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли, гыйбрәтле хәлләр турында уйланырга, сабак алырга өйрәтә.