Татарстан Республикасы символлары
Татарстан Республикасы гимнын кабул итү көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә “Символы Татарстана. Татарстан символлары” дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Татарстан Республикасы дәүләт гимны республиканың Югары Советы карары белән 1993 елның 14 июлендә раслана. Музыканы күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин язган. Гимнның сүзләре 2013 елның 21 февралендә кабул ителә, авторы – Рамазан Байтимеров.
Бу көнне китапханәдә гимн яңгырады, балалар Татарстан Республикасы турындагы китаплар белән таныша алды.