“Минем тату гаиләм” рәсем ясау сәгате

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә балалар “Минем тату гаиләм” дигән темага рәсем ясадылар.

Рәсем ясарга керешкәнче, китапханәчеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Балалар шулай ук бу көнне нәкъ менә 8 июльдә билгеләп үтүебезне һәм ни өчен бу көннең символы итеп ромашка сайлануын һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр турында белделәр.