Китаплы җәй
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсен дәвам итеп, Фирдәвес Әһлиянең “Әнием ачкычы” китабын укырга тәкъдим итә. Әлеге китапта мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Әнием ачкычы”, “Торна малай”, “Тузганак”, “Көмеш каурыйлы кош”, “Моңлы курай” кебек әкиятләр тупланган. Алар кечкенә китап укучыларны тарихыбыз, илебез буйлап сәяхәткә чакыра.