Каникулда кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге ялда балаларга Ләлә Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика” китабын укырга тәкъдим итә. Әлеге китапта мәктәп яшендәге балалар өчен “Әти кайтты”, “Кызарган алмалар”, “Дуслар”, “Капка” кебек хикәяләр һәм “Ике әни һәм бер математика” дип исемләнгән повесть урын алган. Ләлә Гыймадиева үзенең әсәрләрендә китап укучыны балалар бакчасы, мәктәп дөньясы белән таныштыра. Балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өнди.