Җәйге ял – кызыклы китап белән
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсе кысаларында, Рөстәм Галиуллинның “Биш “ике”ле” китабын укырга тәкъдим итә. Китапта балалар өчен берсеннән-берсе кызыклы хикәяләр урын алган. Аларда планшетсыз тора алмаган Айдарны, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне, спортчы Камилне, намусы уянган Әскәрне һәм башка геройларны очратырга мөмкин. Сезне китапханәдә көтеп калабыз!