Балалар китапханәсендә патриотик акция

22 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре китапханәдә һәм “Александр бакчасы” шәһәр паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Батырлар даны мәңгелек” дип исемләнгән патриотик акция оештырды. Бу көнне бөтен ил буенча дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарны тагын бер тапкыр искә төшерәләр, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алалар. Китапханәчеләр дошманның беренче һөҗүмнәрен кабул иткән Брест ныгытмасы, ватандашларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр.

Балалар бу көнне Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Николай Рубцов, Виктор Коротаев кебек авторларның сугыш турындагы шигырьләрен укыдылар.