Китапханәче тәкъдим итә

Үзәк балалар китапханәсе “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсен дәвам итеп, Алинә Бикмуллинаның “Йолдызлар шулай куша” китабын укырга тәкъдим итә. Әлеге китапта барлык вакыйгалар да шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси исемле егет тирәсендә бара. Шәмси квест уенына ничек әзерләнә, “Мейн-кун” хикәясе нәрсә турында, Шәмсине сыйныфташлары ничек кызык итә? Бу сорауларга җавапны “Йолдызлар шулай куша” китабын укыгач табарга мөмкин.