Петр I һәм аның данлы эшләре

Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә “Петр I һәм аның данлы эшләре” дип исемләнгән тарихи сәгать узды. Китапханәче балаларга Петр I тормышы, аның балачагы, данлы эшләре турында искә төшерде. Шулай ук Петр Беренченең Россия флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә нигез салу тарихы турында сөйләнелде.

Балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән В.М. Воскобойниковның “Жизнь замечательных детей”, А. Митяевның “Как Россия стала морской державой”, А. Дорофеевның “Корабельные пути” кебек китаплары белән танышты.