Халыкара балаларны яклау көне

Җәйнең беренче көне Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсендә “Балачак – ул уен-көлке һәм шатлык-куанычлар” дип исемләнгән яхшы кәеф көне узды. Кунакка 1нче санлы “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм “И.И. Шишкин исемендәге 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбе” укучылары килде. Яшь китап укучылар “Әкияттә кунакта” исемле викторинада, төрле кызыклы уеннарда актив катнашты, комда рәсем ясады һәм мультфильмнар карады. Китапханәдә алар вакытларын бик күңелле үткәрде, уңай тәэсирләр алды.