Күңелле Городец
18 майда Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучылар городец бизәкләре белән танышты. Китапханәчеләр алар өчен “Городец бизәкләре” дип исемләнгән иҗади сәгать оештырды, ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды.
Городец бизәкләре XIX гасырда Түбән Новгород губернасында Городец шәһәре янында барлыкка килгән рус халык сәнгать һөнәрчелеге.
Чара барышында китапханәчеләр балаларны “Весёлый затейник” һәм “Маленькие художники” журналлары белән таныштырды, городец бизәкләренең үзенчәлеге, төп элементлары турында сөйләде һәм ясау техникасын күрсәтте. Аннан соң балалар үзләре городец бизәкләрен ясап карады.