Алабуга – борынгы кала

Үзәк балалар китапханәсендә Алабуга тарихын, аның истәлекле урыннарын яктырткан китаплар бихисап. Китаплардан тыш, газета-журналлардан да мәгълүмат табарга була.

Әйтик, “Салават күпере” журналының 2017 елда дөнья күргән 9 санында Аделина Окунева гаҗәеп матур табигатьле, мең елдан артык тарихы булган Алабугага багышлап шигырь иҗат иткән. “Сабантуй” журналының 2017 елда басылып чыккан 15 санында “Алабуга – борынгы кала” дип исемләнгән язма урын алган. Анда “Шайтан каласы”, М.И. Цветаева музее, Н.А. Дурованың музей-утары, И.И. Шишкин музее, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы кебек истәлекле, тарихи урыннар билгеләп үтелгән.

Алабугада һәр бина, урам, һәйкәлнең үз тарихы бар диярлек. Һәм шәһәр халкы гасырлар буе аны кадерләп саклый.