Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз

26 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Яшь китап укучылар аның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп укыды, “Туган тел”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” буенча төшерелгән мультфильмнарны карады.

Китапханәдә бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, хәтта яттан белә. Аның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.