“Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар”
Үзәк балалар китапханәчесе Гөлнур Якупова Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” һәм Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган театраль тамашалар региональ бәйгесендә жюри әгъзасы буларак катнашты. Ул шәһәрнең 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узды.
Бәйгедә катнашучылар “Габдулла Тукай шигырьләрен туган телдә сәнгатьле уку”, “Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә сәнгатьле уку”, “Автор-башкаручылар” һәм “Театраль тамашалар” номинацияләре буенча бәяләнде.
Нәтиҗәләр ясау этабында А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова да катнашты. Ул җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.