Алабугага – 1015 ел

13 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә “Алабугага – 1015 ел” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды. Әлеге чара шәһәргә 1015 ел тулу кысаларында оештырылды.

Китапханәче яшь китап укучыларга шәһәр тарихы, аның данлыклы кешеләре турында сөйләде, һәркемгә таныш истәлекле урыннар белән таныштырды. Шулай ук алар “Алабуга тарихы”, “Елабуга тысячелетняя”, “Елабуга. Жемчужине Прикамья 1000 лет” кебек китапларны зур кызыксыну белән карады.

Чара барышында балалар бик күп кызыклы мәгълүматлар туплады һәм Алабуга шәһәре турындагы белемнәрен ныгытты.