Ватанны саклаучылар көненә
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне! Үзәк балалар китапханәсендә әлеге истәлекле көн уңаеннан «Әти өчен открытка» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Яшь китап укучылар китапханәче белән берлектә үзләренең әтиләре һәм бабайлары, абыйлары өчен бүләккә үзенчәлекле открытка ясарга өйрәнделәр. Һәрберсенең үз куллары белән ясалган кабатланмас бүләге барлыкка килде.
Балалар китапханәсе абонементында «Малайлар һәм ир-атлар бәйрәме» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, тәкъдим ителгән китаплар илебезнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга һәм Россия гаскәрләренең данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итә.