Балалар китапханәсендә сәнгать көне

«КультураДляШкольников.РТ

25 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсендә бөек рус рәссамы, реалистик пейзаж сәнгатенә нигез салучыларның берсе Иван Иван улы Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Туган як җырчысы” дип исемләнгән сәнгать көне үтте. Аның кысаларында И.И. Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Сапожникова София Рифкать кызы белән иҗади очрашу узды, ул сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә мастер-класс үткәрде. Шулай итеп, балаларга иҗат дөньясына чумарга мөмкинлек бирелде. Китапханәчеләр әлеге юбилей уңаеннан “Иван Шишкинның урман киңлекләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Шулай ук И.И. Шишкинның музей-йортына виртуаль сәяхәт оештырылды. Яшь китап укучылар көн дәвамында бөек рус рәссамының тормыш юлы турында бай мәгълүмат алды, иҗаты белән танышты, викторинада, уеннарда актив катнашты.