Алабуга китап укучыларына Вера Хәмидуллинадан бүләк
Вера Петр кызы Хәмидуллина Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләренә “Паровозик №12” балалар әдәби әлманахы-Россия Язучылар берлеге навигаторы бүләк итте. Вера Петр кызы – шагыйрә, тәрҗемәче, нәшир, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Әлеге басма шагыйрьләрнең Балачак иленә мавыктыргыч сәяхәтен яктырта: Санкт-Петербург-Мәскәү-Смоленск-Рославль, Калининград-Петрозаводск, Иваново-Тула, Төмән-Нижневартовск, Казан-Алабуга-Яр Чаллы.
Әйтик, укучы “Махсус” вагонга карап, “Детское время” Халыкара конкурсы лауреатлары белән таныша ала. Якты төсләр белән балкып торган китапта талантлы каләм осталарының иҗат җимешләре урын алган.