Туган телдә укыйбыз

19 нчы апрельдә балалар үзәк китапханәсендә Г.Тукайның 135 ел тулу уңаеннан “Туган телдә укыйбыз” акциясе узды. Балаларның иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен, сөйләм активлыгын үстерү, сүзлек запасын киңәйтү, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт,  китапка карата мәхәббәт тәрбияләү - барысыда акциянең төп бурычы. Нәни укучыларыбыз бөек шагыйребезнең “Шүрәле”, “Су анасы”, “Сарык белән кәҗә” әкиятләрен укыдылар.Әлеге акция 26 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.