Тамбур җөе белән чигү буенча остаханә

«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә  кул эшләре белән танышу мөһим.

Шул уңайдан, 4 нче апрель көнне балалар үзәк китапханәсендә «Кул эшләре җанга сихәт» исеме астында остаханә үткәрелде. Китапханәче бу чарада катнашучы балаларга китаплардагы чигү төрләре, үзенең эшләгән эшләре турында сөйләде. Тамбур җөе белән чигергә өйрәтте. Балалар остаханәдә чигелгән яулыкларын өйгә алып кайтып киттеләр.